13 декабря 2010

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф” әсәре буенча сораулар.

1. Йосыф нинди төш күрә һәм төшен юрауны кемнән сорый?
2. Әтисенең Йосыфка әйткән үтенечен аның туганнарына кем җиткерә? Бу сыйфат кешене бизиме?
3. Туганнары Йосыфтан нәрсә таләп итәләр?
4. Йосыфның туганнарына карата сездә нинди фикер туды?
5. Йосыфны бәладән кемнәр коткара?
6. Туганнары Йосыфны кем дип күрсәтәләр? Алар аны нидә гаеплиләр?
7. Зөләйханың матурлыгы әсәрдә ничек тасвирлана?
8. Зөләйха ни өчен борчыла? Ул моны әтисенә ничек аңлата?
9. Мисыр патшасына кияүгә бирелгәч, Зөләйха ни өчен кайгыра?
10. Зөләйха һәм Йосыф кайда һәм нинди шартларда очрашалар?
11. Йосыфка нинди сыйфатлар хас?
12. Йосыфның матурлыгы әсәрдә ничек тасвирлана?
13. Йосыф бөтен бозык эшләре өчен туганнарын гафу итә. Аның бу сыйфатын сез ничек бәялисез?
14. Йосыф әтисен ничек сөендерә?
15. “Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас, Тикмә кеше гәүһәр кадрен аңлый алмас” дигән юлларның мәгънәсен аңлатыгыз.
16. Әсәрдә Йосыфның кешелеклелек сыйфатлары тасвирлана. Моны мисаллар нигезендә аңлатыгыз.
17.Йосыф һәм Зөләйха образларына характеристика бирегез.

Комментариев нет:

Отправить комментарий