09 июня 2010

Кол Гали һәм "Кыйссаи Йосыф" әсәре

Татар әдәбияты өчен генә түгел, дөнья мәдәниятының да кыйммәтле ядкәре булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язган әдип турында бүген бик аз билгеле.
Аның туган елы да, вафат булган вакыты да мәгълүм түгел. Әдәбият галимнәре бу фактларны авторның әсәреннән чүпли.
Мисал өчен, “Кыйссаи Йосыф” поэмасының йомгак өлешндә мондый юллар бар:
Моның язган ул зәгыйфьнең аты Гали,
Егерме дүрт иҗек белән төзде юлны.
...Кыл мәрхәмәт-шәфкать миңа – Кол Галигә,
Кайгылы бу җанымны син шат кыл имди.
Күрәсез, автор үзен Кол Гали дип атаган. Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, беренчесе аның үз исеме, икенчесе әдәби кушаматы булырга тиеш.
Яшәгән еллары да ахыргача ачыкланып бетмәгән. Галимнәр аны 1183 елда туган дип фаразлый. Ә үлү елы итеп XIII гасырның 30нчы еллар азагы – 40нчы еллар башы алына. Туган җиренә килгәндә, Чулман (Кама) буе шагыйрьнең туган җире итеп бирелә. Шул ук вакытта Зәй тамагы, Кашан (Кышан) каласы, дип фараз кылучылар да бар. Соңгысы хәзерге “Сорочьи горы” янында булырга тиеш диләр. Күрәсез, шул кадәр популяр әсәр авторы турында мәгълүмат тулысынча фаразларга корылган.
Кол Галинең Болгарда, аннан Харәземдә һәм башка мөселман төбәкләрдә белем алуы билгеле. Аның туган теле – болгар-татар теле. Ләкин һәр чорның укымышлы кешесенә хас сыйфат буларак, ул да үз теленнән башка бүтән телләрне дә камил белгән. Безнең очракта бу – гарәп һәм фарсы телләре.
Авторның безгә бер генә әсәре билгеле. Ләкин аның даны еракларга таралган. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы заманында мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган. Аның кулъязма һәм басма вариантларын кулдан-кулга йөрткәннәр, әсәрне затлы бүләк буларак файдаланганнар.

Мирас.белем.ру сайтыннан алынды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий