09 марта 2011

"Кыйссаи Йосыф" - инглиз телендә!

Республика җитәкчелеге һәм Татарстанның тарихи һәйкәлләрен һәм архитектурасын яңарту фонды булышлыгы белән, танылган язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Бохараев тәрҗемәсендә “Кыйссаи Йосыф” китабы 2010 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күрде.


Равил Бохараев әсәрне татарчадан турыдан-туры үзе тәрҗемә иткән, ә менә аны шигъри калыпка салу өчен аңа шактый эзләнергә туры килгән. Нәтиҗәдә, ул инглиз шагыйре Фред Бикка тукталган. Әлеге китап дөньяның һәммә эре китапханәләрендә да сакланачак. Китапның бизәлеш авторы – Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче китап графигы, рәссам Азат Миңнекәев.

“Мәдәни Җомга”, № 37 (786), 17 сентябрь 2010. Айгөл Ханова мәкаләсеннән.

Комментариев нет:

Отправить комментарий