Буе зифа, үзе сылу, күрекле һәм нурлы йөзле, теле бик саф, тугры сүзле, җитмеш ике телне белә. Кешелекле һәм шәфкатьле, Алып батырдай йөрәкле, бик күпләрдән ул куәтле, көч-куәте кырык ирдән артык. Дине бөтен, диянәтле (аллачыл), хыянәтсез, әманәтле, холкы гүзәл, теле татлы, үзе пәйгамбәрләр нәселеннән.
Комментариев нет:
Отправить комментарий