30 мая 2011

Изге Болгар җире ничек торгызыла?

Соңгы 1-2 елда Изге Болгар җиренә игътибар бик артты. 2010 елның башында М.Шәймиев президентлыктан киткәннән соң Болгар белән Свияжскины торгызуга алынды. “Яңарыш” фонды булдырылды, Татарстан химаячеләре, гади халык та бу эшкә үз өлешен кертте. Бу көннәрдә Болгарда төзелеш эшләре ничек барганын үз күзләребез белән күреп кайттык. Бер ел эчендә зур күләмдәге эш башкарылган, төзелеш кышын да тукталмаган.


— Болгар тыюлыгы 400 гектар мәйданны били, закон буенча монда төзелеш эшләре тыелган. Эш башлар алдыннан археологик тикшеренү, казу эшләре оештырылды, — дип сөйләде музей-тыюлыкның директор урынбасары Лилия Сафина. — Узган елның апреленнән сентябрьгә кадәр масштаблы казу эшләре алып барылды. Бу эш бервакытта да тукталмады, ләкин соңгы 40 ел эчендә болай зурдан кубып үткәрелмәде. 6 мең гектардан артык мәйдан тикшерелде, бу эштә 2 меңләп кеше катнашты. Галимнәр, студентлар, безнең музей хезмәткәрләре, хәтта Болгарда яшәүчеләр дә читтә калмады. Җәй эссе иде, ләкин түздек, яңгыр яумавы безнең эшкә ярдәм генә итте.

Узган ел җыен вакытында Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итүгә истәлек итеп төзеләчәк бина урынына таш куелды. Иң беренче чиратта археологик казу эшләре шунда башкарылды. Юкка булмады, биредә XIII-XIV гасырга караган зур фарфор ваза табылды, ул Кореядән алып кайтылган булса кирәк. Башка вак әйберләргә дә баедык. Бу бина, әлбәттә, буш тормаячак. X гасыр башында Русиядә ислам тарала башлавы билгеле. Яңа төзелгән бинада Ислам музее урнашачак. Анда Болгар дәүләтендә ислам кабул итү вакытларын күзаллау өчен экспонатлар урнаштырылачак, бу чорга бәйле тарихи фактлар тирәнрәк бәян ителәчәк. Нинди экспонатлар булачагы әлегә билгесез. Әхмәт ибн Фадланның Идел буена сәяхәте турындагы кулъязмасы безгә килеп ирешсә, әлбәттә, бу татарлар өчен зур казаныш булыр иде. Әлегә аның күчермәсе генә бар. Бу китап Иран музеенда саклана. Шулай ук әлеге бинаның бер өлеше сәнгать галереясе буларак оештырылачак, аның да тематикасы татарлар һәм исламга бәйле. Шушында ук уңайлы конференц-зал урын алачак. 18 июньдә узачак Изге Болгар җыенына килүчеләр аның тышкы бизәлеше белән хозурлана алачак.

Тагын күзгә күренерлек төзелеш — ул Икмәк музее. Бу зур комплекс Болгар тыюлыгы территориясеннән тыш төзелә. Аның инициаторы — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул интерактив этнографик музей буларак эшләячәк. Татар җирендә ни рәвешле авыл хуҗалыгы үскәнен кешеләр карый гына түгел, ә тотып та, шушы процесста үзләре дә катнашып карый алачак. Биредә җил тегермәне ясаганнар, ул тиздән сафка басачак. Монда он тарттырып булачак. Су тегермәне дә бар, ләкин ул макет буларак төзелгән. Балта осталары хәзер тегермәнче йортын салып бетереп киләләр. Моннан тыш пекарня, тимерче алачыгы, чүлмәкче йорты да күтәрелгән. Теләүчеләр үзләре икмәк, камыр ашларын пешереп карый алачак. Тимерче йортында остазлар дәресен алып булачак. Үз куллары белән ясаган чүлмәкләр музейга килүчеләрнең күңеленә хуш килер дип ышаналар. Язын килсәләр, борынгылар кебек иген чәчеп карарга, көзен урырга да мөмкин булачак дип кызыктырдылар. Шушында ресторан да булачак.

Икмәк музее янәшәсендә мәчет, мәдрәсә һәм руханиларның резиденциясе төзелә. Инде диварлары күтәрелгән, биредә дә шактый зур күләмдә эшләр башкарылган. Болгардагы яңа мәчет ике манаралы, искиткеч матур архитектуралы булачак, дип мактады музей директоры Рафаэль Мәхмүтов. Мәдрәсәдә 60 шәкерт укыячак һәм шунда ук мөгаллимнәре белән бергә яши алачак. Ә резиденциядә кем утырып идарә итәчәге хакында әлегә берни билгеле түгел. Уфадан Тәлгать Таҗетдин кайтачак дигән сүзләр дә йөри. Бу җәйдә төзелешнең күп өлеше тәмамланыр дип көтелә. Гыйбадәтханә комплексы 5 гектар җирне били.

— Иң зур төзелеш — Елга вокзалы. Бу — уникаль проект. Ул 6 каттан торачак. Берьюлы берничә зур көймәне каршы алырлык пристань төзеләчәк, ул ярга кереп утырган булачак, — дип сөйләде Рафаэль әфәнде. — Аның архитектурасы да борынгы Болгар сарайларын хәтерләтәчәк. Кешеләр пристаньнан кергәч, Елга вокзалы эченә эләгә, биредә барлык инфраструктура заманча технология буенча эшләнәчәк. Югарыга менәр өчен эскалаторлар булачак. Елга вокзалының өске өлешендә Болгар цивилизациясен чагылдырган музей эшләячәк. Әлегә кадәр бездә археология музее булды, ул чиркәү эчендә иде, хәзерге вакытта реставрацияләнә. Бүген 101 меңнән артык экспонатыбыз бар, аларның барысын да экспозициягә чыгару мөмкин түгел иде. Яңа музейда бөтенесе заманча технология буенча эшләнәчәк. Елга вокзал-музее ярга уелып кереп утырганга күрә, биредә халыкка җирдәге төрле гасырларга туры килгән мәдәният катламнарын күрсәтә алачакбыз.

Узган ел Елга вокзалын казыган вакытта XIII-XIV гасырга караган 6 әйбердән торган хәзинә табылды. Археологлар алтыннан һәм зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән беләзек, сәйлән, алка, йөзекләргә тап булды.

Болгар шәһәренең көньягында агач капкалар ясалган. Аннан туп-туры Кече манара янына барып җитеп була. Биредә дә үзгәрешләр бар. Гадәттә, бу җирдә Изге Болгар җыены вакытында тәүбә итү, вәгазь уку була. Шушы урында Болгар дәүләтенә исламны алып килгән өч сәхабә җирләнгән дип фаразлана, бу тирәдә X-XI гасырга караган зират булган. Шушы көннәрдә әлеге территориядә өч сәхабә истәлегенә таш куелган. Кече манара тирәсендә наратлар утыртылган.

— Зур манарага да ремонт ясалып бетә, — дип сөйләде Лилия Сафина. — Олы манара янындагы тарихи мәчет нигезендә реставрация эшләре актив бара. Намаз укырга уңайлы булсын өчен плитәләр түшәлде. Көньяк һәм төньяк мавзолейларның нигезләрен ныгыттылар. Көньяк мавзолейда Болгар дәүләтендә җәсәдләрне күмү турында тасвирлаган экспозиция эшләячәк. Төньяк мавзолейда эпиграфик экспонатлар урын алачак. Барлык җирдә сенсор киосклар урнаштырылачак, кешеләр үзаллы бөтен мәгълүматны укый алачак. Тарихи фактлар татар, урыс, инглиз телләрендә булачак. Әлегә реставрация эшләре Кара пулатка барып җитмәде, ул чиратта тора. Бәлки, киләсе елга туристлар хан сараеның нигезләрен дә күрә алыр.

Хәзерге вакытта Болгар музей-тыюлыгы елына 40 мең кеше кабул итә, җәй көне аларның урак өсте. Барлык төзелеш объектлары да сафка баскач, бу сан 500 мең кешегә кадәр җитәр дип ышаналар. Барлык эшләр 2013 елга тәмамланыр дип көтелә. Болгарда хәзер менә дигән кунакханә эшли, килүчеләргә кунып китәр өчен дә бик уңайлы.

Болгарга килүчеләр музей территориясендәге җимерек өйләргә игътибар итми калмый иде. Күзгә ташланып торган иске йортларны сүткәннәр, йортсыз калган хуҗаларга барлык уңайлыклары булган фатирлар биргәннәр. Көзгә тагын берничә гаилә яңа йортларга күченәчәк. Яңа заманча спорт комплексы да төзеп куйганнар.

18 июньдә Болгар шәһәре чираттагы Изге Болгар җыенына әзерләнә, быел да алар меңләгән кешене каршы алачак. Кунакка Башкортостан президенты Рөстәм Хәмитовны да көтәләр. “Аллага шөкер, кунакларга күрсәтерлек урыннар бар”, — диләр Болгарда.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 27.05.2011

http://matbugat.ru/news/?id=4378



Комментариев нет:

Отправка комментария